Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кодзоев: "Урысларның аяк астында туфрак булдык"


Танылган ингуш язучысы Исса Кодзоев белән әңгәмә бастырган “Коммерсант-власть” журналы редакциясенә элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр тикшерү федераль хезмәте кисәтү чыгарган. Русиягә каршы әңгәмәдә алар экстремизм чалымнары бар дигән фикердә.

Кодзоев Ингуш республикасында иң танылган һәм абруйлы язучыларның берсе. Грозный педагогика университетында укыганда ук ул инде ингушлар һәм чеченнарның сөйләүләренә нигезләнеп, 1944нчы елгы сөрген турында китап яза башлый. Һәм шул басмасы өчен милләтчел һәм советларга каршы пропагандада гаепләнеп, 4 елга хөкем ителә һәм аны Мордовиядә лагерьда уздыра. Аннан соң ул туган ягы Ингушка кайта һәм “Гаделлек” иҗтимагый оешмасын җитәкли.

Кодзоевның бер улы милиция постына һөҗүмдә гаепләнеп 24 елга хөкем ителә, икенчесе махсус чара вакытында үтерелә.

Язучы 3 ел элек кенә янәдән “Обвал” дигән китабы өчен чак кына җинаять эзәрлекләвенә эләкми калды. Китапта сүз ингушларны өйләреннән куып чыгарган урыс хәрбиләре белән ингуш абреклары каршылыклары турында бара. Әлеге әсәр чыкканнан соң, Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Рогозин милләтара нәфрәт тудыру чалымнары нигезендә тикшерү уздырырга сорап, прокуратурага мөрәҗәгать итә. Әмма прокуратура җинаять эшен ачудан баш тарта.

Боларның барысы да “Коммерсант-власть” басмасында “Ингушлар инде эзеннән купты” (“С ингушей резьба сорвалась”) язмасында урын ала.

Әлеге әңгәмәдә Кодзоев Русиядә барлык җитәкчелек махсус хезмәтләр кулында булуын әйтә.

“Урыс хәрбиләре гади халык белән сугышырга өйрәнгән һәм шуның өчен аларга төрле дәрәҗәләр, машиналар, дачалар бирелә, “йолдызлары” арта. Бу сугыш дәүләт җитәкчеләре тарафыннан яклау таба”, ди ул.

Язучы урыс хәрбиләренең үзенең өенә дә күп тапкырлар бәреп керүен сөйли. Һәм бу хәл шулай дәвам иткәндә, Кавказда тынычлык беркайчан да урнашмыячагын белдерә.

Аның сүзләренчә, Төньяк Кавказ халыкларын яратмау инде күптәннән - патша Русиясеннән ук килә.

“Русиягә ярар өчен ингушлар урыслар аяк астында туфрак булды. Әмма моны хәзер инде кире кайтару мөмкин түгел. Хәзер һәрбер ингуш гаиләсендә Русиягә карата нәфрәт хөкем сөрә. Урыслар кемнедер үтермәгән бер генә гаилә дә юк”, ди Исса.

Аның әйтүенчә, хәзер Ингуш республикасында “урыс” сүзе сүгенүгә тиң.

“Урыс хәрбиенә ингушны үтерү бернигә дә тормый. Аны моның өчен мактаячаклар гына”, ди ул.

Ә элекке Ингуш президенты Руслан Аушевның вазыйфасыннан вакытыннан алдарак китүен ул Владимир Путин белән булган низагка бәйле дип аңлата.

“Аларның Путин белән бәхәс туган, аңлавымча, Кавказдагы көрәш турында. Путин аны “хайван” (“козел”) дип атаган, Аушев аңа шуның өчен берне яңагына салган. Һәм дөрес тә эшләгән. Мондый сүзне ингуш кичерә алмый. Менә шул яңаклау өчен хәзер безне үтерәләр дә инде”, ди Кодзоев.

Newsru.com хәбәр итүенчә, нәкъ шушы әңгәмәдә элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр тикшерү федераль хезмәте экстремизм чалымнарын күрә.

“Коммерсант-власть” журналы баш мөхәррире әлеге кисәтү белән өлешчә генә килешүен әйтә.

Чыннан да ул Кодзоевның урысларга карата кайбер фикерләре бик кискен булуын таный. Әмма федераль хезмәт белдергәнчә, ул Ингушта урыслар начар дигән фикерне кешегә "такмый", ә аны бары ничек бар шулай күрсәтеп кенә бирә.
XS
SM
MD
LG