Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхмүт Аббас Кол Шәриф мәчетендә намаз укыды


Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүт Аббасның Казанга сәфәре дәвам итә. Якын арада аның Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев белән очрашуы көтелә.

Элегрәк Мәхмүт Аббас Кол Шәриф мәчетендә намаз укыды, дип хәбәр итә Татар-информ агентлыгы.

Иртән Фәләстин автономиясе башлыгы Русия ислам университетында укучы яшьләр һәм укытучылар белән очрашты. Мәхмүт Аббасаның Казанга сәфәре чәршәмбе кич башланды.
XS
SM
MD
LG