Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Давоста эшлекле очрашулар үткәрде


Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Давос форумында Кытайның экспорт банкы җитәкчеcе белән очрашуда Татарстанның икътисади потенциалы белән таныштырды. Шулай ук ул "Daimler AG" концерны вәкилләре, "Barclays Capital" банкы җитәкчелеге белән сөйләште, дип хәбәр итте премьер-министрның ярдәмчесе.

Очрашуларда "КамАЗ" һәм "Татнефть" ширкәте җитәкчеләре дә катнашты.

Татарстан вәкилләре шулай ук, Дөнья икътисади форумының үсеп баручы илләргә һәм идарә юлларын яңартуга багышланган пленар утырышларында чыгышларны тыңларга җыена.

27 гыйнварда Швейцариянең Давос шәһәрендә 40нче Дөнья икътисади форумы башланды.
XS
SM
MD
LG