Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коста-Рика дәүләтен хатын-кыз җитәклиячәк


Коста-Рика дәүләтендә президент булып беренче тапкыр хатын-кыз сайланды. Беренче мәгълүматларга караганда, якшәмбе көнне булган сайлауларда Лаура Чинчилья 49% тавыш казанды. Ул үзенең көндәше Оттон Салиска караганда 20% күбрәк тавыш җыйды.

50 яшьлек Лаура Чинчилья – вазыйфадан китүче президент Оскар Ариас тарафдары.

Коста-Рика дәүләтендә беренче тапкыр иң югары урынга хатын-кыз сайлана. Латин Америка дәүләтләрендә ул инде бишенче хатын-кыз президент булачак.
XS
SM
MD
LG