Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча сәхифәләр бәйгедән бәйгегә


“Белем җәүһәрләре” бәйгесендә сәхифәнең ким дигәндә яртысы татарча булса гына катнашырга мөмкин. Андыйлар җитәрлекме? Узган бәйгедә катнашкан татарча сәхифәләрне тотучылар: “Көрәшмәсәк җиңә алмас идек”, дип белдерә.

Саба районының Мишәбаш башлангыч мәктәбе яңа интернет бәйгегә әзерләнә. Мәктәп мөдире Рафига Шакирова әйтүенчә, алар “Белем җәүһәрләре-2010” халыкара интернет проектлар бәйгесе турында ишеткән инде. Мишәбаш мәктәбе сәхифәсе веб-мастеры Булат Шакиров бу яңа бәйгегә өр-яңа интернет сәхифә әзерләп бетерергә теләге булуны да яшермәде.

Гөмбәләрне дә табып булмый


“belem.ru” интернет белем үзәге җитәкчесе Раил Гатауллин сүзләренчә, “Белем җәүһәрләре”нә 2010 елның 1 сентябрендә йомгак
10%ка якын мәктәп бөтенләй сәхифәсез, мәктәпләрнең 35-40%ы сайт ачканнар да онытканнар
ясалачак. Әлеге бәйгедә катнашу өчен сәхифәнең ким дигәндә 50%ы татарча булырга тиеш. Бәйгедә мәктәпләрнеке генә түгел, югары уку йортларыныкы, балалар бакчаларыныкы, аерым бер фән, я булмаса укытучы һәм шулай ук гаилә сәхифәсе дә катнаша алачак.

“Татарча интернет ресурслар аз дәрәҗәсендә. Мәсәлән, биологиядән гөмбәләр турында әзерләнергә кирәк, ә татар телендә интернетта ресурс юк. Шуңа күрә укучыларга, укытучыларга, студентларга шушы белем алу системасында бик файдалы ниндидер темага юнәлтеп ясалган сәхифәләр дә әлеге бәйгенең бер номинациясендә көч сынашачак”, ди Гатауллин.

Сүзеңне әйтә бел!


Күптән түгел Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган мәктәп сәхифәләре бәйгесендә татар телендә булган сайтларның башта финалга узмавы зур бәхәс тудырган иде. Укытучылар үзләренең сәхифәләрен исемлектә күрмәгәнгә аптырады. Шикаятьне матбугат чараларына да, министрның үзенә дә юлладылар.

Мишәбаш мәктәбе мөдире Рафига Шакирова сүзләренчә, бүгенге көндә үзеңнең дөреслегеңне дәлилли, сүзеңне әйтә белү дә кирәк.

“Дөрестән дә, татар мәктәпләре башта яшереп калдырылды. Башта бөтенләй күренмәде, финалга чыкмады. Соңыннан пәйдә булды һәм дөрес урын бирелде дип уйлыйбыз без”, ди Шакирова.

Мишәбашлар узган бәйгедә иң технологик сәхифәләр арасында III урынга ия булган. Бу хәбәргә авыллары белән куанган алар. Башта финал исемлегендә күренмәгән 5 татарча гына булган сәхифәнең 4сенең бүләкләнүен интернетчылар үзләре зур җиңү буларак бәяли. Беренче урынны алучылар арасында Арча районының Кушлавыч мәктәбе дә бар. Сәхифәләргә керүчеләр арасында аңа тиңнәр юк икән.

Раил Гатауллин
Раил Гатауллин исә бәйге тирәсендә шау-шу булмаса да татарча сәхифәләр өлешләренә тигән көмешкә ия булырлар иде дигән фикерендә кала.

“Кызганычка каршы халык үзе тудырган ялгыш фикер. Ул бәйгедә алар ничек бар, шулай бәяләнгән булыр иде”, ди Гатауллин. 5 февраль көнне старт алган “Белем җәүһәрләре-2010” бәйгесен дә әлеге шау-шудан соң туган идея түгел икәнлеген әйтә. Бу яңа бәйгене алар 2008 елдан ук үткәрергә ниятләгәннәр. Максатлары татар телле сәхифәләргә игътибарны да, аларның абруен да арттыру.

Хәтта кытайча да бар

“Мин үземнең Кукмара районы өчен шулкадәр оялам. Туган авылым Мәмәширдә татарча ләм-мим сүзле сәхифә юк. Чынлыкта, мөмкинлекләр бар. Татарча яхшы белгән кешеләр урысча сайтлар ясап ята.

Мисал өчен Казан дәүләт техник университетында (КАИ) рус, инглиз һәм хәтта кытай телендә дә бар. Ә үзебезнең дәүләт теле булган татар телендә сайт юк”, ди Гатауллин.

Раил Гатауллин республикадагы 40лап мәктәпнең генә татарча сайты булуны әйтте. Ә гомумән алганда, Татарстандагы бөтен мәктәпләрнең 60ка якын %ның гына русча, я булмаса татарча эшләп торган сәхифәсе бар дип әйтергә мөмкин. Күпләр ачканнар да онытканнар. 10%ка якын мәктәп бөтенләй сәхифәсез.

Күршеләр күптән инде Татарстанның борынына чирткән. Чуашстандагы мәктәпләрнең генә түгел, ә барлык балалар бакчаларының да үз сәхифәсе булдырылган.

Әле хупланган гына


Мәгариф министрлыгы “Белем җәүһәрләре”нә фатихасын биргән бирүен. “Әлеге вакытта идея дәрәҗәсендә генә хупланган килеш әле. Финанслау ахырына кадәр хәл ителмәгән”, ди Гатауллин. Ул химаячеләр белән дә сөйләшүләр алып барылганлыгын әйтте. Шулай ук мәртәбәле жюри да булдырылачак.

Узган бәйге вакытында катнашучылар бәяләүчеләрнең ачык булмавына да ризасызлык белдергән иде. Гатауллин: “Белем җәүһәрләре”н йомгакларга нәкъ бер ай кала жюрида кемнәр булуы игълан ителәчәк”, ди.
XS
SM
MD
LG