Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфти Равил Гайнетдин 4 федераль бүлгедә вәкиллекләр булдырды


Русия Европа өлеше мөселманнары диния нәзарәте президиумы утырышында дүрт федераль бүлгедә оешманың вәкиллекләрен булдыру карары кабул ителде.

Русия Европа өлеше мөселманнары диния нәзарәтенең Идел буе федераль бүлгесе Түбән Новгородта урнашачак. Аны Түбән Новгород мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов җитәкләячәк.

Ислам.ру хәбәр итүенчә, үзәк федераль бүлге Мәскәүдә булачак һәм аның башында Русия мөфтиләр шурасы эчке эшләр департаменты җитәкчесе Арслан Садриев торачак.

Төньяк-Көнбатыш федераль бүлге Петербурда, Көньяк федераль бүлге Сочида урнашачак. Аларны Уфадагы Солтанова мәдрәсәсе башлыгы Илдар Малахов һәм Русия Европа өлеше мөселманнары диния нәзарәтенең җирле дини оешмалар белән эшләү департаменты җитәкчесе урынбасары Марат Әлимов җитәкләячәк.

Вәкилләрнең һәркайсына Русия Европа өлеше мөселманнары диния нәзарәте урынбасары һәм “мөфти” статусы бирелә.
XS
SM
MD
LG