Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанның көньягында Талибанга һөҗүм дәвам итә


Әфганстанда НАТО җитәкчелегендәге халыкара көчләр һәм әфган хәрбиләре Талибан ныгытмасы булган Маржа шәһәрендә һөҗүм белән алга таба бара.

Һелманд виләятендәге бу хәрби чара 3 көн элек башланган иде.

Британ майоры Майк Тэйлор әйтүенчә, Талибан аларга бик аз гына каршылык күрсәтә.

Һөҗүмдә 15 меңләп халыкара һәм әфган хәрбие катнаша.

НАТО Маржаны Талибанның соңгы ныгытмасы дип атый.

Якшәмбе НАТО ракеталары ялгыш бер йортка тиеп 12 тыныч кешене үтерде.

НАТО бу хәл өчен гафу үтенде. Әфган президенты Хәмит Карзаи тыныч халык арасында корбаннар булмасын өчен сак эш итәргә чакырды.
XS
SM
MD
LG