Accessibility links

Кайнар хәбәр

Валентин “Таһир-Зөһрә бәйрәме”нә әверелде


Русиядә изге Валентин бәйрәмен гашыйклар көненә әйләндереп уздыралар. Ә менә Самарның “Туган тел” җәмгыяте яшьләре бу көнне үзләренчә билгеләде. Исемен дә чын татарча кушканнар - “Таһир-Зөһрә”.

Яшьләр “Таһир-Зөһрә” кысаларына мәхәббәт, поэзия, тугрылык, бала темаларын да керткәннәр иде. Бәйрәм турында проект авторы Фәрһад Мәхмүтов белән әңгәмә кордык.

- Валентин көне күп җирдә уздырыла. Яшьләргә каршы төшеп булмый. Ләкин юнәлешен үзебезнең файдага үзгәртә алабыз. Уйлаштык та, бәйрәмгә “Таһир-Зөһрә” исемен бирдек.

- “Таһир-Зөһрә”гә каршы төшүчеләр булдымы?

- Юк. Чөнки бирегә чын татар йөрәкле балалар киләләр. Аннары, бирегә үзләренә пар эзләүчеләр киләләр бит. Милләт файдасына әйткән һәр фикерне хуплыйлар. Тәмәке тарткан, хәмер чемерүчеләр безнең мохитта озак калмыйлар.

- Замана начар диләр. Бер замана, егет-кызлар төрле. Беркем сценарий язып куймаган. Җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр, татарча сөйләшергә тырышалар.

- Бәйрәмне әзерләп куйсаң кадере бетә. Алар үзләре әзерлиләр, үзләре алып баралар. Банкта эшләүче егетебез Илдар Нәҗип Думавиның зур гына шигырен яттан өйрәнеп килгән. Кызларыбыз да поэзиягә мөкиббәннәр. Шигырь үзеннән үзе мәхәббәт, гаилә, бала тирәсенә алып чыга. Үзләре дә сизмәстән бер-берсенә вәгазь сөйләргә тотыналар. Монда киләчәк милләтпәрварлар тәрбияләнә.

- Бу яшьләр күңел генә ачалармы, әллә гаилә дә коралармы?


- Күпләр гаилә коралар. Яңа ел чыршысына инде балалары белән килүчеләр бар. Буыннар, чылбырлар өзелми.

- Яшьләрнең юллары суынмасмы?

- Әлегә килеп торалар.

- Син даими яшь кызлар белән кайныйсың. Хатының көнләшмиме?

- Юк. Ул үзе дә милли мохитта кайнаган кеше. Ул да татар йөрәкле милләт баласы. Без бит икебез дә татар өчен янган бәндәләр.
XS
SM
MD
LG