Сәйдулла Кутушев “Безнең гәҗит”тә Русиядә тагын бер бәйрәм – Русьне чукындыру көне барлыкка килергә мөмкин, дип ризасызлык белдерә. “Русиянең күпмилләтле, төрле конфессияле ил икәнен онытмыйк. Шулай булгач, барлык диннәргә дә мөнәсәбәт бертөрле булырга тиештер”, ди ул.
Әлеге хәл була калган очракта, төрле диннәр арасына хакимият югарылыгында казык кагу икәнлегенә басым ясый.
Министрны пычратканнар
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Әгъләм Садретдинов Буа хакимияте башлыгы булып эшләгән вакытта шул җирлектәге эшмәкәр Рәшит Садыйков үлеменә катнашы бар дип шикләнелә. Министр үзе моны яла дип атый.
Бу хакта “Безнең гәҗит” REGNUM мәгълумат агентлыгы һәм “Бизнес-Online”га таянып яза.
Тагын бер солдат мәрхүм
“Безнең гәҗит” соңгы көннәрдә матбугат чаралары хәбәр иткән татарстанлы Илшат Усмановның хәрби хезмәттә үлеме турында да яза.
Казан хокук яклау үзәге сүзчесе Булат Мухамеджанов “Азатлык”ка 2006 елдан бирле барлыгы республикадан 10 егетнең үлгәнлеге турында хәбәр итте. Җинаять эшләренең дөрес итеп алып барылуы алар күзәтүендә. Әгәр мәгълумат чыганаклары әлеге хәлләр турында даими хәбәр итеп тормаса, күп очракта дөреслекне ачыклап булмас иде дигән фикердә ул.
Мисал өчен, узган ел 12 июнь көнне Казандагы дары заводында каравылдагы бер хәрби авызына атылган килеш табылган иде. Башта хәрби тикшерүчеләр бу хәлне үз-үзен үтерү буларак бәяләде. Хокук яклау үзәге таләбе белән һәм журналистлар да бу хакта күп сөйләгәч хәрби тикшерү бүлеге җинаять эше башлады.
“Бер прапорщик элеге вакыйгада гаепле булырга мөмкин дип фаразлана һәм тикшерү бара”, ди Мухамеджанов.
Бәйрәмованы Тукай бүләгенә
“Безнең гәҗит” хәбәр итүенчә, Марат Мөлеков исемендәге Бөтентатар иҗтимагый үзәге Фәүзия Бәйрәмованың соңгы елларда чыккан 6 китабын Татарстанның Тукай бүләгенә тәкъдим иткән. Бу тәкъдимне Татарстан язучылар берлегендә дә хуплаганнар.
Борындыкта балалар бакчасы урынына фәхешханә?
Журналист Лилия Заһидуллинаны хат юлга дәшкән. “Безнең гәҗит”кә хат юллаучы әби: “Коткарыгыз безнең балалар бакчасын, балаларны яңадан шунда кайтарырга булышыгыз. Аның урынында хәзер фәхешханә. Мәчет урыны ул ул, җир йотар дип уйлыйбыз. Кайбыч районы мәгариф бүлеге башлыгы Илдар Шакиров авылыбыздан чыккан кеше бит. Ничек оялмыйча саткан ул аны?” дип язган.
Заһидуллина мәктәпкәчә балаларның башка бер җылы урында көн күрүләрен дә, элек бакча булган бинаны эшмәкәрнең инкубатор итәргә җыенуын да ачыклап кайткан. Дөрес, шул тирәдә яшәүчеләрнең күбесе исе чыгар дип куркып, инкубатор ачуга каршы икән.
Әлмәттә ярдәм итмиләр
“Безнең гәҗит” гадәттәгечә укучыларыннан килгән хатларга да зур игътибар бирә. Татарстанның нефть табу башкаласыннан ярдәм күрмәгәч, анда яшәүче бер укучы газетка мөрәҗәгать иткән.
“Бер күзем сукыр. Әлмәт шәһәрендә мәчетләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итеп карадым, һәр җирдә кире боралар... Үзләренә дигәндә байлык бар. Һәркайда икешәр-өчәр катлы коттеджлар төзелә. Әмма араларында авыр хәлдәгеләргә булышырга ашкынучылар гына юк”, дип язган ул.
20 мең сумлык операция ясатыр өчен мөмкинлегенең дә, туганнарының да булмавын әйткән.