Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазиядә Русия хәрби ныгытмасы булачак


Дмитрий Медведев һәм Сергей Багапш 20дән артык килешүгә кул куйды
Дмитрий Медведев һәм Сергей Багапш 20дән артык килешүгә кул куйды

Русия Абхазиягә хәрбиләр һәм җиһазлар җибәрәчәк. Гудаута хәрби ныгытмасы турындагы килешү Грузиянең ачуын чыгарды. Аннан чыгарга теләгән Абхазиянең үзендә дә бик хупланмый. Халык, рәсми хакимиятләрнең Мәскәү белән якынлашуы бәйсезлекне буа, ди.

Башкала Сухумнан ерак түгел төньякка таба диңгез буендагы Гудаута шәһәрендә хәрби ныгытма бар. Анда 1700ләп җирле хәрби урнашкан. Шуларга ярдәмгә Русия өстәмә хәрби көч, заманча җиһаз һәм кирәк-яраклар җибәреп торачак. Килешү 49 елга имзаланды. Соңыннан аны 5 елга бер озыйтып торырга кирәк булачак, тарафлар каршы булмаса. Бүген болар хакында Мәскәүдә Русия президенты Дмитрий Медведев һәм Грузиядән чыгарга теләүче Абхазиянең җитәкчесе Сергей Багапш очрашуында килешенде.

Барлыгы Гудаута хәрби ныгытмасында 3 меңләп хәрби булачак.

“Без Абхазия белән хезмәттәшлекне шундый юлдан баруын күзаллыйбыз. Бу килешү Русиянең халыкара сәясәтенә дә туры килә. Иң мөһиме – бу килешү Абхазиянең бәйсез дәүләт буларак үсешенә нигез сала”, диде Русия президенты.

Абхазия башлыгы исә халык исеменнән рәхмәтен белдерде.

“Безнең Русиянең йөрәгендә, кирмәндә очрашуыбыз, дуслар арасында, безне таныган дәүләттә, ниләр булып ятканны яхшы аңлаган кешеләр арасында булуыбыз өчен рәхмәт”, диде Багапш.

Халык бәйсез дәүләттә яшәргә тели

“Хәрби база булгач Абхазия, әлбәттә, үзенең иң зур дошманы – Грузия алдында үзен иминрәк хис итәчәк. Әмма бу хис кыска вакытлы, озакка чыдамас.

Чит ил гаскәрләре кертелү белән илнең мөстәкыйльлегенә зур орым ясала. Абхазия кебек кечкенә республикада бу аеруча нык сизеләчәк. Халык моны хәзердән үк аңлый, бу турыда бик күп бәхәс бара. Абхазия бәйсезлеге ул Грузиядән генә бәйсез булуны аңлатмый. Бу Русиядән дә бәйсезлек дигән сүз.

"Чегемская правда" баш мөхаррире Инал Хашиг
Эйе, бүгенге көндә Абхазия белән хезмәттәшлек иткән бердәнбер ил ул – Русия. Әмма ул хезмәттәшлек бәйсезлекне бумасын иде,” диде безгә Сухумда чыгучы “Чегемская правда” басмасы баш мөхаррире Инал Хашиг.

Багапш инаугурациядән соң үзенең беренче “чит ил” сәфәренә Русиягә чыкты. Президент сайлавы декабрь аенда узган иде.

Абхазия белән Русия җитәкчеләренең хәрби ныгытма турындагы килешүе Грузиянең ачуын чыгарды. Грузия министры Темур Якобашвили Мәскәүнең бу адымын канунсыз дип атады.

“Мәскәүдә имзаланган бу килешү беренчедән, Русия һәм Франция президентлары ярдәмендә төзелгән 6 матдәдән торган тынычлык планын боза. Бу шулай ук халыкара канунга каршы килә һәм Грузиянең каршы килүенә карамастан Абхазия белән Көньяк Осетиядән нинди генә юллар белән булса да хәрбиләрне чыгармау тырышлыгы буларак бәяләнә,” диде министр.

Ерактагы якын бәйсезлек

Абхазиядә хәрби ныгытма булдыру бүген Мәскәүдә имзаланган ике дистәләп килешүнең берсе генә. Абхазия Русиягә икътисади яктан да, социаль яктан да нык бәйле, чит илгә дә алар Русия аркылы гына чыга ала. Халыкның күпчелегендә Русия паспортлары.

Шулай ук 17 февраль – Русиягә керүнең 200 еллыгы билгеләнә. 1810 елда Русия патшасы Александр 1нче ул чактагы Сәфәр-Али Бәк исемле абхаз ханына абхаз дәүләтен Русиягә алу турында фәрманын җибәргән булган. Бүген бу хакта Русиянең Дәүләт Думасы да белдерү ясады.
XS
SM
MD
LG