Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия шәһәрләрендә хөкүмәткә каршы протест чаралары үтте


Казан – Шимбә көнне Русиянең берничә шәһәрендә хакимиятләрнең социаль-икътисади сәясәтенә каршы протест чаралары үтте.

Түбән Новгородтагы хәбәрчебез әйтүенчә, анда үткән митингта 200ләп кеше коммуналь хезмәт бәяләре артуга протест белдергән һәм Путин хөкүмәтенең урыныннан китүен таләп иткән. Шундый ук таләпләр Псков шәһәрендә үткән митингта яңгыраган.

Безнең хәбәрчебез әйтүенчә, бүген Казаның Камал театры янына да 100гә якын кеше җыелган. Алар торак өчен түләүләрнең артык кыйммәт булуына ризасызлык белдергән. Ләкин митинг озакка сузылмаган, кешеләр таралышкан.

Татарстанның һөнәрчеләр берлеге федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова “Бизнес-Онлайн” сәхифәсенә әйтүенчә, җомга көнне Татарстан хөкүмәте җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов коммуналь хезмәт өчен түләү тәртибен үзгәртү турында карар имзалаган. Шул карардан соң, без митингны үткәрмәскә булдык, бу турыда белүчеләр анда килмәгән, ди Водопьянова.
XS
SM
MD
LG