Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутскийда "Бердәм Русия" тагын җәнҗал үзәгендә


"Бердәм Русия" фиркасенең 23 февраль Ватанны саклаучылар көнендә Иркутскийда оештырган пропаганда чарасы җәнҗал белән тәмамланды.

Фирка әгъзалары халыкны җәлеп итү өчен мылтыктан ату бәйгесе оештырган.

Һәдәф буларак "Без киләчәктән" исемле кино сүрәтләре эленгән. Шуларның берсендә Совет Армиясе капитаны сүрәтләнгән булган. Кешеләр мылтыктан аңа аткан.

Иркутский җәмәгатьчелеге моңа ризасызлык белдерә. Коммунистлар совет хәрбиен мыскыллауга бәя бирүне һәм тикшерүне, әлеге атышны оештыручыны җавапка тартуны сорап прокуратурага мөрәҗәать итте.
XS
SM
MD
LG