Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Конституцион мәхкамәсе Страссбург мәхкамәсе карарларын үтәү кирәклеген таныды


Русия Конституцион мәхкамәсе Европа кеше хокуклары мәхкамәсе карарлары илдә ватандашлык мәсьәләләре турында мәхкамә эшләрен яңадан карау өчен сәбәп дип белдерде.

Конституцион мәхкамәнең бүгенге карарында Страссбург мәхкамәсе карарларын гамәлгә ашыру механизмын Русия ватандашлык-процессуаль кодексына кертергә кирәклеге әйтелә.

Бу мәсьәләне Русия конституцион мәхкамәсендә карауга илнең 3 ватандашының мөрәҗәгате сәбәп булды.

Страссбург мәхкамәсе Русия мәхкамәләрендә аларның хокуклары бозылганлыгын таныса да, Русиядә аларның эшләрен яңадан караудан баш тартканнар.

Конституцион мәхкамә аларның эшләрен яңадан карарга кушты.

XS
SM
MD
LG