Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чилида көчле җир тетрәүдә үлүчеләр саны 78-гә җитте


Чили президенты Мишель Бачелет илдә “каза режимы” кертүне игълан итте.

Башкала Сантьяго һәм Консельонда йортлар җимерелгән, телефон элемтәсе өзелгән, электр бирү туктатылган.

8,8 дәрәҗәдәге җир тетрәү үзәге Тын океаны – Сантьягодан 300, ә Консепьоннан 100 чакрымда булган. Шуннан соң 6,5 дәрәҗәдәге дистәгә якын өстәмә тетрәүләр күзәтелгән.

Нәтиҗәдә Тын океанда Чили, Перу, Эквадор, Үзәк Америка, шулай ук Япония һәм Филиппинга янаучы зилзилә барлыкка килгән.
XS
SM
MD
LG