Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барак Обама реформаларны тизләтергә чакыра


АКШ президенты Барак Обама Конгресска үзе тәкъдим иткән, сәламәтлекне саклау системасына реформалар ясау турындагы канун проектын кабул итүне тизләтергә чакыра.

Чәршәмбе көнне канун чыгаручыларга мөрәжәгатъ итеп, Обама, бу канунга карата тавыш бирүләрне алдагы берничә атнада кичектермәстән уздырырга кирәк, дип белдерде.

АКШ президенты шулай ук, документның яңартылган варианты демократларның да, республиканнарның да иң мөһим дип табылган тәкъдимнәрен үз эченә ала дип, ассызыклады.
XS
SM
MD
LG