Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чили президенты: жир тетрәүдән соң торгызуларга 3-4 ел кирәк булачак


Чилиның көчле жир тетрәүләрдән каза күргән районнарын торгызыр өчен 3-4 ел вакыт кирәк булачак. Бүген бу хакта Чили президенты Мишель Бачелет белдерде.

Жир тетрәү китергән зыян 30 миллиард доллар белән исәпләнә. Бу казада 800 дән артык кеше корбан булды.

Чилиның финанслар министры Фелипе Ларрайна сүзләренә караганда, жимерекләрне төзәтү эшләренә финанслар табу өчен хөкүмәт төрле вариантлар тәкъдим итәчәк.

Шул исәптән кыйммәтле кәгазьләр чыгару, чараларны резерв фондыннан алу да каралачак.
XS
SM
MD
LG