Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт яшьләре каршылык чарасына әзерләнә


Нефтьчеләр мәдәният сараеның кече залында башкорт җәмәгатьчелегенең "Мәйдан" исемле дискуссияләр клубы утырышы узды. Анда башкорт халкының милли абруен яклау мәсьәләсе тикшерелде.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, иминлек хезмәтләре башкорт яшьләре лидерлары эшләгән дәүләт оешмаларында һәм фатирларында тентүләр үткәргән иде. Шул вакыйгалардан соң башкорт яшьләре иминлек хезмәте башы Виктор Палагинга каршы каршылык чаралары уздыра башлады. Февраль аенда ике пикет узды. Алдагы каршылык чарасы 13нче март узачак. 13нче март узачак митингның төп таләбе Виктор Палагинның отставкасын таләп итү булачак.

Башкорт дәүләт педагогия университеты студенты Илназ Мәҗитов уку йортының аудиториясендә кулга алынган. Ул Уфада узган матбугат конференциясендәге бер тарткалаш өчен гаепләнә. Эш шунда, 11нче декабрь узган матбугат фестивалендә Илназ Мәҗитов сак хезмәтендә эшләгән булган. Ул анда бәйсез “Урал газеты” хезмәткәрләрен тоткарлаган булган. Интернетның кайбер бәйсез сәхифәләре әлеге газет журналистларының тукмалуын да хәбәр итте. Ә бу газет артында Русия дәүләт думасы депутаты Андрей Назаров тора.

Андрей Назаров һәм республика хакимиятләре арасында каршылык күптәннән килә. Соңгы чорда да берничә тарткалаш булып алды. Мәсәлән, Уфада урта һәм кече эшкуарлык форумы узган иде. Анда урта һәм кече эшкуарлык буенча Бөтенрусия оешмасы рәисе Сергей Борисов та катнашты. Чарада республика хөкүмәте җитәкчесе Раил Сарбаевның ал да гөл дип ясаган чыгышыннан соң Андрей Назаров аны пыран-заран китереп, бары тик үз кешеләре булган эшкуарларга гына ярдәм күрсәтелүен ирештергән иде.

Аның чыгышы эшкуарлар тарафыннан алкышларга күмелгән. Әлеге форум булып узуга күп тә үтмәде Андрей Назаровның “сабагын укыттылар”. Аның Дәүләт идарәсе академиясен тәмамлавы турында дипломы гамәлдән чыгарылды. Эш шунда, бу уку йортына бары тик югары белеме булганнар гына кабул ителә. Андрей Назаровның Казахстан дәүләт университетын тәмамлавы турында дипломы ялган дип табылган. Шул сәбәпле аның икенче югары белеме гамәлдән чыгарылды.
XS
SM
MD
LG