Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда оппозициядәге матбугат басмаларын тыялар


Иран хәкимиятләре, канун бозулар белән басыла торган тагын 17 басма матбугат ябылырга мөмкин дип кисәтте.

Бу хакта массакүләм матбугат чараларын контрольдә тоту дәүләт комиссиясе хәбәр итә. Кисәтү алган басмалар арасында оппозициядә торучы Бахор газетасы да бар.

Иранда июнь аенда узган президент сайлаулары нәтижәләренә каршылык белдерү башлану белән, хәкимиятләр шул каршылыкларны бастырган басмаларны яба башлады.
XS
SM
MD
LG