Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт тарихы шаккатырлык


Атнакич көнне Уфада “Башкорт халкы тарихы” исемле күптомлык хезмәтнең беренче китабын тәкъдим итү булды. Тантаналы шартларда үтте ул.

Әлеге зур хезмәт Мәскәүнең “Наука” нәшриятында 10 мең данәдә басылган. 7 томнан торачак дип уйланылган бу фәнни-энциклопедик хезмәтнең беренче томының исем туе Уфаның мәһабәт “Конгресс-холл” бинасында үтте. Анда Башкортстан вице-премьеры, БР мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев, Башкортстан Фәннәр академиясе, төрле югары уку йортлары галимнәре һәм башкорт милли оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Исем туенда әйтелүенчә, “Башкорт халкы тарихы”н нәшер итү өчен, башкорт галимнәре Русиянең һәм якын чит илләрнең 70тән артык архивында эзләнүләр алып барган. “Башкорт халкы тарихы” дип аталган 7 томлык китап-хезмәтнең беренче томы бик борынгы заманнарны үз эченә ала.

Мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев әйтүенчә, бу гаять күләмле һәм җаваплы эшкә Башкортстан галимнәре генә түгел, ә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка төбәкләр галимнәре дә җәлеп ителә. “Шуңа күрә дә бу хезмәт бик төпле һәм дөрес. Ул Русия дәрәҗәсендә әһәмиятле эш. Күршеләребез әзерләгән тарих күптомлыкларыннан да “капитальрәк” хезмәт бу”, - ди Илдус Илишев. Бу очракта ул Татарстанда язылган “Татар халкы тарихы” күптомлыгына ишарә ясый, әлбәттә.

Танылган башкорт галиме Марат Колшәрипов та “Башкорт халкы тарихы” хезмәтенә югары бәя бирә. Ул үзе шушы 7 томлыкның баш мөхәррире икән. Аның сүзләренчә, бу гаять зур эш 2012 елга тәмамланырга тиеш. “Башкорт халкы үзенең тарихы белән горурланырлык күптомлык булачак бу. Искитмәле бай, шаккатыргыч бит башкортның тарихы”, - ди Марат Колшәрипов.

Башкорт халкы тарихы турында бик күп бәхәсләр һәм төрле фикерләр яңгырый. Бу тәңгәлдә башкорт галимнәре үзләре дә уртак фикергә килә алмый. Моны Марат әфәнде үзе дә таный. Галимнәрнең кайберләре башкортның тамырларын фин-угырлар төркеменә бәйләсә, икенче берәүләре һинд-иран гаиләсенә кертә, өченчеләре исә, гомумән, монгол токымыннан ди. Дүртенчеләре башкортларның тамырлары борынгы төркиләрдән дип раслый. Шуңа күрә дә “Башкорт халкы тарихы” дигән хезмәтләрнең нинди нәтиҗәгә китерүен тарих белән кызыксынучы зыялылар да, җәмәгатьчелек тә зур кызыксыну белән көтә.
XS
SM
MD
LG