Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернет сәхифәсенә хакерлар һөжүме


“Ежедневный журнал” (ЕЖ) дип аталган интернет сәхифәсе хакерлар тарафыннан һөжүмгә дучар булган.

Журналның баш редакторы Александр Рыклин радиобызга биргән әнгәмәсендә, бу һөжүмне күптән түгел генә журналда урын алган ”Путин китәргә тиеш!” дигән шигарь астында басылган мөрәжәгатъ белән бәйлибез, диде.

Ул шулай ук журналга бу инде беренче һөжүм генә түгел, дип тә өстәде.

Алар журналына урнаштырган мөрәжәгатътә прездидент булган вакытында да, хәзерге премьер- министр булып эшләгән Путин сәясәте каты тәнкыйтькә тотылган.

Мөрәжәгатъне имзалаучылар арасында танылган хокук яклаучылар, оппозициядәге сәясәтчеләр, жәмәгать эшлеклеләре бар.
XS
SM
MD
LG