Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лаһор шәһәрендә шартлаудан 39 корбан


Пакыстанның көнчыгышындагы Лаһор шәһәрендә ике шартлаудан һәлак булган корбаннар саны З9 га житкән. Йөзгә якын кеше яраланган.

Хәрбиләр машина колоннасы узган вакытта интихарлар шартлаькычны хәрәкәткә китергән. Һәлак булганнар һәм яраланучылар арасында хәрбиләр күп.

Шартлау өчен жаваплылыкны әле беркем дә үз өстенә алмаган. Хәкимиятләр аны радикал исламистлар эше, дип саный.

Соңгы атнада гына алар Пакыстанның төрле районнарында берничә шартлау ясадылар.

Дүшәмбе көнне генә Лаһордагы шартлаудан 1З кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG