Accessibility links

Кайнар хәбәр

Герт Вилдрес Исламга каршы тасмасының икенче бүлеген төшерәчәк.


Голландиянең нык уң “Иреклек” партиясе лидеры Герт Вилдерс үзенең Исламга каршы булган “Фетнә”
дип аталган тасмасының икенче бүлеген төшерергә ниятли.

Аның сүзләренә караганда яңа фильм Нидерландта 9 июньдә, сайлаулар узгач кына чыгачак.
Сәяәстче, “Фетнә 2” фильмы үзенә нык жәлеп иткән тасма булачак, анда дөньякүләм Ислам илләреннән мөһәжирләр килгәннән соң булачак вазгият турында сөйләнәчәк, ди.

Бу фильмда төп ихтибар, шәригатьнең бар булганлыгын күрсәтү иреклегенә биреләчәк. Герт Вилдерс аңар бу фильмны төшерүдә Американың профессиональ режиссерлары ярдәм итәчәк, дип белдерде.

2008 елның март аенда Вилдерс “Фетнә” дип аталган 15 минутлык фильмын Интернетка урнаштырган иде. Бу хәл бөтен дөнья буйлап мөселманнар тарафынннан массакүләм каршылыкка дучар булды.Тасмасында ул Корьәнне, көч куллануларга этәрә торган фашист китабы дип атаган.
Фильм Исламның Европада көч ала баруын сөйли.

Фильмда хәзерге вакытта ислам илләрендә кулланыла торган үлем жәзалары – асып, атып, башны кисеп үтерүләр урын алган.
XS
SM
MD
LG