Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британ шаһзадәсе Чарлз татар авылында кунакта


Бүген, 10 сентябрь көнне Лондондагы Сент-Джеймс сараенда узган тантанада элекке шаһзадә Чарлз рәсми рәвештә Британ патшасы дип игълан ителде. Аның әнисе патшабикә Елизавета 70 ел тәхеттә утырганнан соң, 8 сентябрьдә 96 яшендә вафат булды.

2010 елда шаһзадә Чарлз Үзәк Европа илләренә сәфәре вакытында Польшадагы бер татар авылында да булып киткән иде. Ул Крушиняныда мәчеттә булды һәм соңрак татар ашларын тәмләп карады. Азатлык ул чакта бу вакыйга турында язма әзерләгән иде. Бүген сезгә шул язманы тәкъдим итәбез.

Бер атналык сәфәр белән Үзәк Европа илләренә килгән британ шаһзадәсе Чарлз сишәмбедә Польшадагы татар авылына килеп, андагы мәчеттә булды һәм соңрак татар ашларын тәмләп карады. Кунак иткән як аны татар авылына Польшаның күпмилләтлелеген, диннәр татулыгын күрсәтү өчен чакырган.

Татар авылы дигәч тә уйга Пензадагы Әләзән, Чуашстандагы Шыгырдан, Оренбурдагы Татар Каргалысы, йә Татарстандагы Шәле, Карабашлар килә ала. Шулар рәтенә хәзер Польшадагы Крушиняны авылын да кертеп була – аның даны менә хәзер күтәрелә. Британиянең таҗлы шаһзадәсен сишәмбе көнне шунда кунак иттеләр.

Крушиняныда аны 50ләп татар каршы алды, шулар арасында Польша мөфтие Томаш Миецкиевич та бар иде.

Үзәк Европа сәфәре һәм татарлар

Чарлз Польшага җәмәгате Камилла белән дүшәмбе килгән иде. Сәфәрнең беренче көне рәсми чараларга, президент Лех Качинский белән очрашуга багышланса, сишәмбедә британ шаһзадәсе күбрәк үз күңеленә яткан эшләр белән мәшгуль булды.

Татарларның Биелосток өлкәсендәге Крушиняны авылына килгәнче ул Биеловежа карурманына барып, Европада сакланган кыргый сыерлар (зубр) көтүен карап кайтты. Мәгълүм ки, Чарлз шаһзадә экологик проектлар белән бик актив шөгылләнә, мохитне саклау эшенә зур игътибар бирә.

Шаһзадә татар ашларын авыз итә
Шаһзадә татар ашларын авыз итә

Шуннан соң инде британ тәхете варисы Польшаның Беларус белән чигендә урнашкан Крушиняныга юл тотты. Аны иң кызыксындырганы - Польша кебек 38 миллионлы католик илдә гасырлар буе мөселман мәхәлләсенең булуы, аларның үз мәчетләрен тотуы. Крушиняныда шундый гыйбадәтханәләрнең берсе тора.

Тәхет варисы татар мәчетендә

Җыйнак кына агач мәчет Польша җирләрендә сакланган иң борынгы мәчетләрдән санала, аның нигезе әле XIX гасыр башында ук салынган. Ул 10 чакрым ераклыкта яткан икенче бер татар авылы – Боһоникидагысының бүлекчәсе.

Мәчеттән чыккач британ асылзатын җирле татар Җәннәт Баһданович ресторанына алып килеп, татар ашлары белән сыйлыйлар. Җәннәт әфәнде сүзләренә караганда, Чарлзга татар пәрәмәчен, дөресрәге, аның җирле шәкелен "pierekaczewnik" авыз иттергәннәр.

Польшада татар эзе тирән...

Татарларның берничә дулкыны хәзерге Польша, Литва һәм Беларус җирләренә XIV гасырдан алып килә башлый. Алар нигездә поляк патшалары гаскәрендә хезмәт иткән һәм тарихка үзләренең батырлыгы белән кереп калган. XVII гасыр азагында Польша патшасы Ян Собиецки татарларның шушы тугрылыклы хезмәте өчен аларга җир-утарлар бүлеп бирә, татарлар асылзат титулларын ала башлый.

Гасырлар буе тарихи ватаннан аерылып яшәү нәтиҗәсендә Польша татарлары ана телен югалта, әмма ислам динен саклап кала.

Крушиняны авылы татарларга 1679 елда бирелә. Бүгенге көндә Польшада 3 меңләп мөселман татар яши.

***

Моңа өстәп, татарлар һәм Британ патшасы гаиләсе белән бәйле тагын бер хатирә. Татар опера җырчысы Альбина Шаһиморатова заманында патшабикә алдында чыгыш ясап, татарча "Бөдрә тал" җырын җырлаган булган. Елизавета II-нең таҗ киюенә 60 ел тулуга багышланган тантанада булган шул хәл турында җырчы Азатлыкка сөйләгән иде:

"Мин операдан өзек башкаргач, ул: "Сезнең исемегез рус милләтеннән булмавыгызны күрсәтә, милләтегез белән кем сез?" диде. Мин үземнең татар кызы булуымны әйттем. Шуннан ул: "Үзегезнең берәр әсәрегезне беләсезме?", дип сорады. Мин: "Беләм", дидем. Ул: "Җырлагыз әле", диде. Татарларны да, Казанны да белә икән. Мин "Бөдрә тал"ның татар халык җыры булуын әйттем. Патшабикә һәм тантанада катнашучылар җырымны яратып тыңлады", дип сөйләде җырчы.

Белешмә: Липка татарлары

Липка татарлары — XIV гасырдан хәзерге Польша, Литва, Беларус җирләрендә яшәүче татарлар. Гомуми саннары 15 мең чамасы. 8 меңнән артыгы Беларуста, 2 меңе Польшада, 3 меңе Литвада яши. Бер өлеше Русия, Украина һәм башка дәүләтләрдә гомер кичерә. Диннәре: сөнни мөселман, христиан (православ, католик, протестант). Телләре: поляк, литва, беларус, сирәк кенә татар телләре. Язулары: латин, кирил һәм гарәп әлифбалары нигезендә.

Татарларның берничә дулкыны хәзерге Польша, Литва һәм Беларус җирләренә XIV гасырдан килә башлый. Алар нигездә поляк патшалары гаскәрендә хезмәт иткән һәм тарихка үзләренең батырлыгы белән кереп калган. XVII гасыр азагында Польша патшасы Ян Собиецки татарларның шушы тугрылыклы хезмәте өчен аларга җир-утарлар бүлеп бирә, татарлар асылзат титулын ала башлый. Бүгенге көндә татарлар күпләп яшәгән Крушиняны авылы татарларга 1679 елда бирелә.

2010 елда Польшаның Гданьски шәһәрендә татар хәрбие хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Тантанада Польшаның ул чактагы президенты Бронислав Комаровски үзе катнашты. Аның әнисе Ядвига Комаровска әтисе ягыннан татар булуы турында сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG