Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия рөхсәтсез яшәгән әрмәннәрне илдән куу белән яный


Төркиянең премьер- министры Рәжәп Эрдоган, әгәр дә Ереван әрмән диаспорасына ярдәм итүен ташламаса, Әрмәнстан рөхсәтсез килгән йөз мең мөһәжир илдән чыгарылырга мөмкин, дип белдерде.

“Безнең илдә йөз житмеш мең әрмән яши. Аларның бары тик житмеш меңе генә Төркия ватандашы, калганнары рөхсәтсез яшәүче мөһәжирләр. Алар инде 10 елдан артык безнең илдә яши. Әгәр дә шушындый вазгият саклана икән, без ул мөһәжирләргә карата фикеребезне үзгәртә дә алабыз. Һәм мин моны эшләячәкмен. Алар безнең ил ватандашлары түгел, без аларның биредә яшәүләрен хупларга да тиеш түгел”,- диде Эрдоган.

Төркиянең массакүләм матбугат чаралары, бу белдерү, Госманлы империясе вакытында әрмәннәргә гиноцид булган дигән нәтижәләр, төрле илләрнең парламентларында яңгыраганнан соң ясалды, дип хәбәр итә.

Төркия һәрвакыттагыча, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында миллион ярым әрмәннең үтерелү гәепләвен кире кага.
Бу сорау буенча АКШ Конгрессының халыкара Пулат вәкилләре, шулай ук Швеция парламенты резолюция кабул иткәннән соң, Төркия ул илләрдән илчеләрен кайтартты.
XS
SM
MD
LG