Accessibility links

Кайнар хәбәр

КДУ галимнәре алар белән исәпләшергә чакыра


Казан дәүләт университеты галимнәре Идел буе федераль университет ректорын сайлау мәсьәләсендә Русия премьер-министрына хат юллады. Югары уку йорты укытучылары Мәгъзүм Сәләховны яклап, ректорның тәҗрибәле идарәче генә түгел, галим булырга тиешлегенә дә басым ясады.

Русия мәгариф министры Андрей Фурсенко 18 мартта Казанга килеп, Университетның Гыйльми Шура утырышында яңа ректор итеп Илшат Гафуровны тәкъдим итәчәк дигән фараз әлегә чынга ашмады. Пәнҗешәмбе көнне Гыйльми Шура утырышы булуын булды, әмма анда башка мәсьәләләр каралды.


Казан дәүләт университетының Гыйльми Шура әгъзалары 18 март утырышында Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путинга рәсми мөрәҗәгать кабул итте. Төгәлрәк әйткәнчә бу документ җыелыш алдыннан ук, 15 мартта Гыйльми шура утырышында кабул ителгән булган. 18 март җыенында аны башка галимнәр дә имзалады. Аның тексты җомга көнне Университетның интернет сәхифәсендә басылып чыкты.


Рәсми мөрәҗәгатьтә язылганча, галимнәр яңа Федераль университет башында тәҗрибәле җитәкчене генә түгел, фундаменталь һәм гамәли фәннең проблемаларын аңлый торган галим кешене күрергә теләр иде. Русия премьерына юллаган мөрәҗәгатьтә, алар ректорны билгеләгәндә Казан дәүләт университеты хезмәткәрләренең фикерен дә исәпкә алырга чакыра.

Моңарчы яңа уку йортына ректор итеп Алабуга башлыгы Илшат Гафуров куела икән дигән фаразлар йөрде. Алабуганың 1000 еллык бәйрәмен үткәргән, район һәм шәһәрне җитәкләгән Илшат Гафуровның идарә итү тәҗрибәсе бар, әмма аның югары уку йортында эшләгәне булмаган.

Казан дәүләт университеты галимнәре Русия премьеры Владимир Путинга юллаган хатында конкрет исемне атамаса да, аларның хәзерге ректор Мәгъзүм Сәләховны яклавы аңлашыла.

Рәсми булмаган чыганаклар әйтүенчә, Мәскәүдә ректорлыкка барлыгы 4 намзәт карала. Алар арасында Казан дәүләт университетның хәзерге җитәкчесе дә бар.

XS
SM
MD
LG