Accessibility links

Һилари Клинтон Дмитрий Медведев белән очрашты


Мәскәүдә АКШ дәүләт секретаре Һилари Клинтон һәм Русия президенты Дмитрий Медведев арасында сөйләшүләр узды.

Медведев сүзләренә караганда узган ел дәвамында, Барак Обама хәкимияткә килгәннән соң, Русия-Америка мөнәсәбәтләрендә алга китеш сизелә.

Һәм ул, мөнәсәбәтләрне алга таба да хәкимиятнең төрле югарылыгында үстерү тәэмин ителәчәк, диде.

Һилари Клинтон, стратегик кораллар турындагы яңа килешүнең киләчәгенә кагылып, Русия белән АКШ яңа килешүгә бик якынайды, дип белдерде.

Сөйләшүләрдә сүз Иранның атом программасына да кагылды.

Медведевның Иранга чикләүләр кертү ихтималы мәжбүри килеп чыгарга мөмкин дигән сүзләрен, тышкы эшләр министры Сергей Лавров житкерде.
XS
SM
MD
LG