Accessibility links

Кайнар хәбәр

Cамарда Нәүрүз бәйрәме үтте


Самар татар милли хәрәкәтенә 21 ел. Бәйрәмнәрнең тарихы да шул ук датага тиң. 20 мартта Самарның үзәк боз сараенда татарлар егерменче тапкыр Нәүрүз бәйрәмен гөрләтеп уздырдылар.

Самар Нәүрүзенең үзенчәлеге шунда ки, бәйрәмдә 16-17-18 яшьлек егетләр көрәшә. Быел 42 егетнең яртысы татарлар булды. Иске Ярмәк, Денис авылларыннан бер генә татар егете дә килмәде.

Татар җәмгыяте уздырган бәйрәмгә шәһәр, өлкә түрәләре һәм губерна дума рәисе Виктор Сазонов та килде.Татар милли хәрәкәтендә җиң сызганып эшләүчеләргә Сазонов мактау кәгазьләре тапшырды.


Өлкә мәдәният министрлыгыннан килгән вәкил Елена Плишко: “Гаҗәеп бәйрәм. Берсеннән-берсе матур җырлар, биюләр яңгырады. Бәләкәчләрнең күплеге сөендерә. Монда һәркемнең күңелен күрәләр, һәркемгә якты чырай күрсәтәләр”, диде.

"Бик зур оештыру эшләре башкарганнар. Программа уйланып эшләнгән. Балалар башкаруындагы биюләрне сокланып карадым”, дип үз фикерләре белән Асия Шәймәрданова бүлеште.


Абсолют батыр булып Самарның “Яктылык” мәктәбе укучысы Марат Мымрин калды. Марат 10 000 сум акча белән бүләкләнде. Спорт мәйданында кул көрәше буенча беренчелекне Фәрһад Мәхмүтов яулады. Шулай ук егетләр гер күтәрүдә ярыштылар.

Зур сәхнәдә өч сәгатьлек музыкаль программа барды. Татарстанның атказанган артисты Илсаф халыкка бик тә ошады.


Быелгы Нәүрүз якташыбыз Халик Садриның 120 еллыгына багышланды. Шуның өстенә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Нәүрүзне Халыкара бәйрәм итеп тануы да, аның дәрәҗәсен күтәрде.

Бәйрәмне алып баручылар Наилә Сабирҗанова һәм Радик Газизов исә тамашачыларга кабат-кабат халык санын алу турында аңлатмалар биреп торды.

Нәүрүз батыры - Марат Мымрин
XS
SM
MD
LG