Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция президенты хөкүмәттә урыннар алмаштыру мөмкинлеген тикшерә


Франция президенты Николя Саркози бүген, төбәк сайлауларында хәкимияттәге партиянең жиңелүе белән бәйле рәвештә, хөкүмәттә кайбер техник күченешләр мөмкинлеген тикшерде.

21 марттагы сайлауның икенче тур тавышларын санаганнан соң, күп кенә районнарда 54% тавыш белән суллар жиңү яулаган, президентның “Халык хәрәкәте өчен берлек” дигән уң блогы бары тик 35% кына тавыш жыйганы билгеле булды.

Өченче урында Жан-Маре Ле-Пенның милләтчел партиясе. Ул 9% тавышларга ия булган.

2012 елда Франциядә парламент һәм президент сайлаулары узачак.
XS
SM
MD
LG