Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда Гринпис активистлары Франция илчелеге янында пикет уздырды


“Капитан Куроптев” корабының уран катнаш матдәле чираттагы йөкне Петербурга алып килүе уңаеннан Гринпис активистлары шәһәрдәге Франция консуллыгы янында каршылык акциясе уздырды.

Русиядә күп төрле каршылыкларга карамастан, атом-төш калдыгы дип саналган уран гексофториды шул корабтан тимер юл вагоннарына бушатылып, кешеләр яши торган йортлар яныннан узып, Северский шәһәрендәге Себер химия комбинатына озатылырга тиеш.

“Франция Русиягә атом калдыкларын кертүче бердән-бер ил булып калды, - ди Гринписның Петербур бүлеге матбугат секретаре Мария Мусатова. Узган ел жәмәгатьчелекнең басымы астында башка бер герман ширкәте Русиягә атом калдыкларын җибәрү турындагы килешүен гамәлдән чыгарган иде. Без француз дипломатлары да германнар үрнәгенә ияреп, килешүләрен вакытыннан алда гамәлдән чыгарырлар дип ышанабыз,”- диде ул.

Пикетчылар янына Франция консуллыгыннан беркем дә чыкмады.
XS
SM
MD
LG