Accessibility links

Кайнар хәбәр

Укытучылар җыены милли компонент яклы


Уфада Башкортстан укытучыларының 10нчы корылтае булып үтте. Анда мәгариф өлкәсендәге катлаулы мәсьәләләр дә күтәрелде.

Корылтайда республиканың төрле төбәкләреннән 600дән артык вәкил катнашты. Ике көн барган зур җыенда мөгаллимнәр мәгарифкә кагылышлы иң кискен мәсьәләләр хакында фикерләште.

“Федераль дәүләт мәгариф стандартларының икенче буыны: аларны кертүнең проблемалары һәм перспективалары”, “Мәгарифне модернизацияләү – яңа технологик алымнар”, “Полиэтник мохиттә дәүләт телләрен укыту”, “Безнең яңа мәктәп” программасы кебек киңүләмле темалар белән бергә тәгаенрәк мәсьәләләр дә каралды корылтайда. “Укытучының һөнәри осталыгы”, “Укытуның сыйфаты” кебек юнәлешләрдә дә фикер уртаклашулар булды. Шулай ук телләр укыту тәңгәлендә дә тәкъдимнәр тикшерелде. “Башкортстан халыклары телләре – җәмгыятьнең милли байлыгы” исемле темага чыгышлар да шуңа ишарә иде.

Атнакич башланган корылтай җомга көнне Уфаның мәһабәт Конгресс-холл бинасында пленар утырыш белән дәвам итте. Анда Башкортстанның барлык югары җитәкчеләре дә килгән иде. Президент Мортаза Рәхимов байтак мөгаллимнәргә Русиянең һәм Башкортстанның мактаулы исемнәрен һәм башка бүләкләрен тапшырды.

Корылтайда катнашучылар мәгарифтә милли компонентны бетерүгә бәйле омтылышларга борчылу белдерде. Шулай ук кечерәк авыллардагы мәктәпләрне яба башлау да милли мәгариф язмышын авыр хәлгә куя дип искәртелде. Республика җитәкчеләре исә үз чыгышларында Башкортстан мәктәпләрендә белем бирү дәрәҗәсен төшермәс өчен, кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкләрен ышандырды.
XS
SM
MD
LG