Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский һәм Лебедев эшендә мәхкәмәгә дәлилләр бирү төгәлләнде


Мәскәүдә Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедевка каршы мәхкәмә барышында гәепләү ягы үз дәлилләрен тапшыруны төгәлләде. Бу бер ел дәвам итте.

5 апрельдә Хамовниклар мәхкәмәсендә инде яклау ягы да үз дәлилләрен бирә башлаячак. Аңа кадәр гәепләнүчеләр шәһадәт бирергә тиеш.

ЮКОСның элекке житәкчеләренә икенче мәхкәмә узган елның 31 мартында башланган иде.

Беренче мәхкәмә тарафыннан 8 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Ходорковский һәм Лебедев финанс жинаятьләрдә гәепләнәләр. Хәзер инде аларга нефть урлау һәм акча юуу кебек өстәмә гәепләүләр белдерелде.
XS
SM
MD
LG