Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владивостокта жыеннар иреклеген яклаган урам жыенында 20 кеше тоткарланган


Владивостокта жыеннар иреклеген яклаган акциядә йөзгә якын кеше катнашкан.

Бу акциядә оппозиция коалициясенә кергән “Яблоко”, Коммунистлар партиясе , “Солидарность” һәм жирле яшьләр хәрәкәте катнашкан.

Чарада катнашучыларның берсе Анатолий Долгачев, милиция катнашучыларны көч белән куып таратты дип сөйләде.

Шундый чаралар бүген Русиянең күп кенә шәһәрләрендә узды.

Мәскәүнең Триумфаль мәйданында хәкимият тарафлы яшьләр терроризмга каршы көрәшкә теләктәшлек белдереп чара үткәрүгә карамастан, оппозиция дә шунда ук үз митингын уздырырга тырышты.
XS
SM
MD
LG