Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай лидеры Вашингтонга атом иминлеге турындагы саммитка киләчәк


Кытай халык республикасы рәисе Ху Цзиньтао 12-13 апрельдә АКШта булачак атом иминлеге турындагы саммитта катнашачак.

Кытай тышкы эшләр министрлыгы вәкиле, Цзиньтао Вашингтонга Латин Америкасына барышлы керәчәк, дип белдерде.

Вашингтондагы саммитта атом коралларыннан ваз кичү, террорчылар һәм режимы тотрыклы булмаган илләрнең атом коралына ия булуының хәвефлелеге дигән темалар каралачак.

Элегрәк Вашингтон атом программасын туктатырга теләмәгән Иранга карата БМОның яңа чикләүләренә багышланган киңәшмәләрдә Кытайның да катнашырга риза булуын белдергән иде.

Пекин соңгы вакытка кадәр Тәһранга карата яңа чикләүләр кертү тәкъдимен хупламый килде.

Киңәшмәне БМОның Иминлек шурасындагы 5 даими әгъзә-ил һәм Германия уздыра.
XS
SM
MD
LG