Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миләүшә Газимова: ”Хатын-кызны ир-ат кына бәхетле итә ала”


 Самар губерна думасы рәисе Виктор Сазонов Миләүшә Газимовага рәхмәт хаты тапшыра
Самар губерна думасы рәисе Виктор Сазонов Миләүшә Газимовага рәхмәт хаты тапшыра

Самарда чыга торган “Бердәмлек” газеты үзенең 20 еллыгын уздырды. 21 ел элек “Туган тел” җәмгыяте үзенең беренче эше итеп татар телендә газет чыгаруны максат итеп куйды һәм тормышка ашырды.

Шушы көннәрдә татар җәмәгатьчелеге бу датаны билгеләп узды. Ике дистә ел эчендә газетта бик күпләр каләм эшен сынап карады. Шуларның берсе - Миләүшә Газимова белән әңгәмә кордык.

Иҗат юлыңны кайчан башладың?

Журналист булып эшләвемә җиде ел тулды. Төрле хәлләр булды. Куанычлар күңелсезлекләр белән аралашып барды. “Бердәмлек”кә мин бары тик рәхмәт кенә әйтә алам. Биредә мин белем офыгымны киңәйтә барам. Каләмем дә үткенләнә бара. Кызыклы язмышлар белән очраштым. Минем язганнарымны яратып укыган кешеләрем бар. Бу минем күңел юанычым. Журналист өчен бу иң югары бәя. “Яраткан эш - ярты бәхет”, диләр бит. Мин бәхетле. Үз татарыма хезмәт итәм.

Җиде ел эчендә бер генә мәртәбә шигыреңне бастырдың?

Әнием урынына калган кадерле Рушания апам бар. Мин аны бик яратам. Басылган шигырьләрем аңа багышланган. Хисләрем ташыган чакта гына шигъри юллар коела. Тиздән җизнәм Әмирхатка багышланган шигырьләрем басылачак.

Мәкаләләреңне кайда язасың?

Эш урынында сөйләшә-сөйләшә, киңәшә-киңәшә язам. Аерым утырып язардай бүлмәбез юк. Шулай да, иң матур фикерләр төнлә килә.

Иҗат кешесе серле зат. Төрле язмышлы кешеләр белән очрашасың. Мәкалә чыгуга аларны онытасыңмы? Әллә алар синең нечкә хисле күңелеңне бимазалап торалармы?

Язмышлар йөрәгем аша уза. Үрнәк алырдай кешеләр күп.

Хезмәт кешеләре турында язарга җиңелме,әллә сәнгать кешеләре турында кызыкмы?

Шәхестән тора.

Үзең яратмаган кеше турында язарга туры киләме?

Андый очракта мин ул адәмгә үз мөнәсәбәтемне күрсәтмим. Шәхси тойгыларымны бик еракка яшерәм.

Төшеңдә иҗат итәсеңме?

Төшемдә мәкаләләр язам. Төшемдәге фикерләрне өнемдә дә кулланам.

Тормышта нидән куркасың?

Ялгызлыктан.

Ирләрнең иң яхшы сыйфаты?

Эшле булсын. Уңган булсын. Эшле кеше ашлы була.

Кайсы дуслык ныграк?

Кыз белән егет арасында дуслык әйбәтрәк дип саныйм. Тик менә минем дус егетем юк. Ә мин аны бик телим. Төпле фикерле ир-ат белән киңәшүне бәхет дип саныйм. Хатын-кызны ир-ат кына бәхетле итә ала.
XS
SM
MD
LG