Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда Япония журналисты югалган


Япония хөкүмәте Әфганстанда бер япон журналисты югалуын хәбәр итте. Шул хәбәргә караганда, 40 яшьлек Коцуке Цунеока талиблар хәрәкәте көчле булган илнең төньяк районнарының берсенә киткәннән соң, чәршәмбедән бирле элемтәгә чыкмаган.

Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары, жирле халыкның хәбәрләренә таянып, журналистны талиблар тотып алып киткән, дип белдерә. Ләкин бу хәбәрне раслаган бәйсез мәгълүмат әлегә юк.
XS
SM
MD
LG