Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда “32 май” дип исемләнгән хокук яклаучы яңа фестиваль юл ала


Петербурда, расизмга һәм милликүралмаучанлыкка каршы оештырылган “Күзләреңне ач!” дип аталган халыкара кинофестиваль кысаларында, “32 май” дигән яңа хокук яклаучы кинофестиваль башлана.

Беренче фильм итеп “ Күререгә, димәк ышанырга” дигән Канада тасмасы күрсәтеләчәк. Биредә сүз камера белән иң экстремал мизгелләрне төшерүче хокук яулаучылар турында бара.

“32 май әле ул билгеле булмаган герой көне дә”, ди Яшьләрнең хокук яклаучы оешмасы әгъзәсе Макс Иванцов. - "Шуның өчен хокук яклаучыларның эше геройлыкка тиң булуы ихтимал дип, ул эшләрне күрсәтү мөһим", ди ул.

Фестиваль кунаклары итеп шәһәрнең Солдат аналары оешмасы һәм башка хокук яклаучы оешмалар чакырылган.
XS
SM
MD
LG