Accessibility links

Кайнар хәбәр

Спорт корылмаларын төзүгә тагын каршылык белдерәләр


Казанда бер төркем хокук яклаучылар Универсиада корылмаларының кайберләрен төзүгә каршы чыга. Алар фикеренчә, Казансу елгасы һәм Кабан күле ярында урнашырга тиешле корылмалар канунсыз төзелә.

Җомга көнне җинаятьчелеккә һәм канунсызлыкка каршы хәрәкәт башлыгы Дмитрий Бердников, әлеге хәрәкәт кысаларында оештырылган экология комиссиясе әгъзасы Риф Зарифуллин Гидробиология җәмгыятенең Казан бүлеге рәисе Нәфисә Минһаҗева матбугат очрашуы үткәрде.

Хокук яклаучыларны Казансу ярында төзеләчәк 45 мең кеше сыйдыра алырлык стадион мәсьәләсе борчый. Алар шунда ук төзелергә тиешле су спорты корылмасына да каршы чыга. Кабан күле ярында булачак ишкәкле спорт корылмасы төзелешләрен дә канунсыз диләр. Матбугат очрашуында катнашучы Нәфисә Минһаҗева бу корылмаларның барысының да канунсыз төзелүен әйтә.

“Ниһаять без озак вакыт әйтеп килгән проблемага түрәләр дә игътибар итә башлады. Элек Татарстан экология министрлыгы үзен хаклы дип танып килсә, хәзер үз гаебен таный. Идел буе табигатьне саклау прокуратурасы карары нигезендә әлеге министрлык, Универсиада корылмаларын Казансу ярында төзергә рөхсәт биргән өчен җаваплы дип табылды. Табигатьне саклау федераль хезмәте дә үз тикшерүләрен үткәреп шундый нәтиҗәгә килде. Хәзер исә, бөтенесен алга таба нишләргә дигән сорау борчый? Экологлар әлеге сорауларга җавап табу максатыннан якындагы айларда ике конференция үткәрергә җыена. Биредә без Казансуны чистарту проблемасы турында сөйләшәчәкбез”, ди Нәфисә Минһаҗева.

“Казансудан комны җыеп алырга кирәк”


Риф Зарифуллин әйткән мәгълүматларга караганда, Универсиада корылмаларын төзергә дип Казансу елгасына көймәләр ярдәмендә 7 миллион кубометр ком ташылган. Елганың киңлеге 800 метрдан 200 метрга калган. Хокук яклаучылар фикеренчә, әлеге эштә гаеплеләр бу комны кире җыеп, төзелеш ширкәтләренә сатып, аннан кергән акчага елганы кире үз халәтенә кайтарырга тиеш. Әмма ничек кенә булмасын, Казансуны 70%-ка гына кире үз халәтенә кайтарып булачак, ди алар.

Казансуны ком белән күмү сәбәпле елгада яшәүче, кызыл китапка кертелгән күп кенә җәнлекләр үлгән. Аларны инде кайтарып булмый. Моннан таш елганың ярын үзгәртү язгы ташкын вакытында күп кенә авырлыклар китерергә мөмкин. Чөнки нәкъ менә Казансуның ком белән күмелгән җиренә күп су җыела торган булган.

Казансу табигать һәйкәле түгел


Казан хакимияте башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше комитеты рәисе Владимир Фоминның хокук яклаучыларга язган җавап хатыннан күренгәнчә, Казансу саклана торган табигать һәйкәлләре рәтенә керми. Шуңа күрә бу елганың кайбер өлешен ком белән күмеп, анда спорт корылмаларын төзүдә бернинди канун бозу юк. Татарстанның экология министрлыгы исә, әлеге эшләрнең табигатькә зыянлы булмавын исбатлаган. Моннан тыш яңа корылмаларны төзү Казанның генераль планыннан да тайпылмый, диелгән 2009 елның соңгы көнендә килгән хакимият хатында.

Рим Зарифуллин сүзләренчә, хәзер инде, хакимият бу мәсьәләгә карашын үзгәрткән. Шуңа да ком белән күмелгән 56 гектар җир 22 гектарга калдырылырга тиеш. Әмма әлегә бу мәсьәләнең очы-кырые күренми, ди хокук яклаучылар.
XS
SM
MD
LG