Accessibility links

Нефть һәм корал килешүе


Русия премьер-министры Владимир Путин бүген Каракаста Венесуэла һәм Боливия президентлары белән очрашты. Сөйләшүләр берлектә нефть чыгарып корал сату турында барды. Үз халкын энергия белән тәэмин итә алмаган Венесуэла кредитка миллиардлаган долларлык корал сатып ала.

Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин һәм Венесуэла президенты Уго Чавес ягулык, авыл хуҗалыгы һәм Венесуэланың Русиядән корал сатып алуы турында килешүләргә кул куйды. Президент Чавес Путин килгән көнне “Венесуэла һәм бөтен Латин Америкасы өчен зур әһәмияткә ия көн” дип атады.

Путин Венесуэлага беренче тапкыр килә. Бүген ул Венесуэланың Русия белән хезмәттәшлеген яклаучы Боливия җитәкчесе белән дә очрашты.

Латин Америкасы озак вакыт Кушма Штатлар мәнфәгате төбәге саналды. Соңгы елларда, Әфганстан һәм Гыйрактагы мәшәкатьләр аркасында, Вашингтонның бу төбәктә йогынтысы кимеде.

Мәскәү, киресенчә, андагы бәйләнешләрен арттыра бара. Русиядән корал алучылар арасында бу төбәк инде өченче урынга чыкты

Венесуэланың сулчы президенты Уго Чавес АКШ исеменә кискен тәнкыйтьләре белән танылган, аның берьяклы сәясәтенә каршы чыга. Бу карашлар Мәскәүдә дә аңлау таба.

Венесуэла Русиядән корал алырга теләгән бердән-бер Латин Америкасы иле түгел. Андый кызыксыну Боливия, Бразилия, Эквадор, Чили, Уругвайда бар.

Еракка караган проект

Путинның Каракаска килүе алдыннан Венесуэла белән Русиянең Венесуэладагы Ориноко елгасындагы нефтьне бергә чыгару проекты турында игълан ителде. Рәсмиләр быел ук бу нефть базларыннан көненә 50 мең мичкә чыгарып булачак, ди. Проектның 60%на Венесуэланың дәүләт нефть ширкәте ия, аның калган өлеше Русиянең Роснефть, ЛУКойл, Газпром, TNK-BP һәм Сургутнефтегаз ширкәтләре арасында бүленгән.

Венесуэланың үзендә белгечләр бу проектның файда китерәчәгенә ышанмый.

“Инде ничә тапкыр Венесуэлада төзелгән мондый килешүләр кәгазьдә генә калды. Әле 2008 елда ук президент Чавес Ориноко елгасы буенда нефтьне Русия белән бергә табу турында сөйләшә башлаган иде. Бу яңа килешү түгел, күрербез менә берәр эш чыгармы бу проекттан юкмы,” ди Каракасның Метрополь университетындагы халыкара мөнәсәбәрләр профессоры Ельза Кардозо.

Нефтькә алмашка Русия Венесуэлага корал сата. Венесуэланың моңа акчасы юк, Русия корал алыр өчен кредит бирә. Бу очрашуда 2 миллиард доллардан артык кредит турында сөйләшү булыр, дип хәбәр ителгән иде.

Болар барысы да Вашингтонны борчый. Атнакич көнне АКШ дәүләт департаменты вәкиле “Венесуэлага моның кадәр корал нәрсәгә кирәк икән” дигән сорау куйды.

Икенче яктан Венесуэланың коралны Русиядән алуы алай ук нык борчымый, чөнки Каракас аны Мәскәүдән булмаса, башка илдән ала алыр иде.

Алай да бүген Путин белән Чавес кул куйган килешүләрнең максаты икьтисадка караганда күбрәк сәясәт булып тора.

Икьтисады бөлгенлеккә төшә барган, акчасы бәясен югалткан һәм башка дәүләтләрнең ширкәтләре илдән киткәндә Венесуэла белән хезмәттәшлек башлау Русиягә бер нинди дә икьтисади файда китермиячәк. Венесуэла нефтен табу һәм аны эшкләртү кыйбатка төшәчәк. Венесуэлада аны эшкәртү өчен ширкәтләр юк. Шуңа күрә Путинның бүгенге килешүе әле Русиягә дә Венесуэлага да тиз генә файда китермиячәк, ди белгечләр.
XS
SM
MD
LG