Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда татар телен өйрәнүчеләр арта


Азат Надыйров
Азат Надыйров

Самарда 400 балага исәпләнгән “Яктылык” исемле урта мәктәп эшләп килә. Биредә татар теле һәм татар тарихы укытыла. Элеккеге елларда мәктәпкә балалар туплау игъланнар аша барса, быел инде яңа ел башында ук алдагы беренче сыйныфка 60 укучы язылган. Мәктәп тарихында беренче мәртәбә өч беренче сыйныф булырга тора.

Самар – миллионлы шәһәр. Әлбәттә инде шәһәрнең дүрт почмагыннан да татар балаларын бер мәктәпкә ташып бетереп булмый. Хәзер “Яктылык”та урын да юк.

Самарның читендә гади рус мәктәбендә татар сыйныфы оешырга тора. “Туган тел” җәмгыятенең шура әгъзасы Азат Надыйров әлеге куанычлы хәбәр белән уртаклашты.

"Шәһәрнең 40нчы санлы мәктәп җитәкчесе Галина Николаевна үз мәктәбендә татар теле укытыла торган сыйныф ачу турында тәкъдим белән чыкты. Безнең белән очрашуга ата-аналар да килгән иде. Директор үзе дә, аның урынбасары да ата-аналарга туган телнең газизлеген, кешегә аның никадәр кирәклеген төшендерде.

Мәктәп бик яхшы. Спорт залы, ашханәсе, дәрестән соң калучыларга бик җайлы йокы бүлмәләре бар. Тирән эчтәлекле мәктәп музеенда шул тирәдә яшәгән һәм яшәүче татар батырлары, ветераннары турында бай материал тупланган.

Мәктәптә татар телен Әбүзәр кызы Алия укытачак. Алия Казан университетының татар теле бүлеген тәмамлаган, үз һөнәренә тугрылыклы, татар телен сөюче ханым.

Безне бу куанычлы хәбәр бик канатландырды. Якын арада милләтпәрварлар ата-аналар белән тагын очрашу оештырачаклар. Максатыбыз - каланың һәр бистәсендә шундый татар сыйныфларын ачуга ирешү", диде Азат Надыйров.
XS
SM
MD
LG