Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү метросындагы икенче шартлатучы да ачыкланды


Русиянең террорга каршы дәүләт комитеты 29 мартта Мәскәү метросының “Лубянка” тукталышында бомбаны дагыстанлы Мәрьәм Шәрипова шартлатканлыгын раслады.

Элегрәк комитет “Парк Культуры” тукталышында бомбаны шулай ук Дагыстаннан килгән 17 яшьлек Җанат Абдурахманова шартлатканын белдергән иде.

Алар турындагы барлык мәгълумат алга таба тикшерү өчен Русия прокуратурасының тикшерү комитетына тапшырылган.
XS
SM
MD
LG