Accessibility links

Кайнар хәбәр

Виктор Палагинга каршы чаралар туктап калды


Башкорт яшьләре иттифагының республиканың иминлек хезмәте башлыгы Виктор Палагинга каршы чаралар берничә тапкыр узды. Чаралар ничек тиз генә башланып китсә, шулай туктап та калдылар.

Гәрчә яшьләр иттифагы әгъзалары урам җыены үткәреп, иминлек хезмәте утырган бинага кадәр тантаналы йөреш уздырырга һәм ачлык игълан итәргә җыенсалар да.

Яшьләр иттифагы бу чараларны Мәскәүдәге шартлатулардан соң бик үк дөрес булмас иде дип саный. Һәм шул ук вакытта кайбер мәсьәләдә таләпләре канәгатьләндерелүләрен дә белдерә. Алар:

“Уфагуб” интернет сәхифәсенең ябылуы;

Башкорт милли батырлары Салават Юлаев һәм Зәки Вәлидине пычратуны туктату;

“Уфагуб” сәхифәсе авторларын экстремистлыкта гаепләү белдерү.

Башкорт яшьләре иттифагы иминлек хезмәте арытабан да таләпләрен канәгатьләндерер дигән ышаныч белдерә.
XS
SM
MD
LG