Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җиңүнең 65 еллыгына ярлыкау кануны беренче укылышта расланды


Русия Дәүләт Думасы Икенче дөнья сугышында җиңүнең 65 еллыгына багышлап тоткыннарны ярлыкау турында канун өлгесен беренче укылышта раслады.

Бу канун нигезендә барлыгы 260-лап кеше - ветераннар, тыл хезмәткәрләре, элекке концлагерь тоткыннары, Ленинград камавында яшәгәннәр төрмәләрдән һәм изоляторлардан чыгарылырга мөмкин.

ЛДПР һәм "Гадел Русия"фиркаләр әзерләгән башка 2 канун өлгесе кире кагылды.

Депутатлар бу канунны икенче һәм соңгы укуда киләсе атнада караячак. Ул тулысынча раслану белән үк гамәлгә керәчәк.
XS
SM
MD
LG