Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Күк бүре”ләр президенттан ярдәм сорый


Башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы республика президенты Мортаза Рәхимовка мөрәҗәгать күндерде. Анда Русиянең унитарлашуына каршы көрәшкән, башкорт халкының милли мәнфәгатьләрен яклау, Мәскәү белән ике яклы килешүне торгызу өчен җан аткан “Күк бүре” оешмасы җитәкчеләренә федераль көч структураларының басымы башлануы әйтелгән.

“Күк бүре” лидерларына репрессия елларындагы кебек басымнар башланды, аларны эш урыннарыннан алуны таләп итәләр. Прокуратура хезмәткәрләре “Күк бүре” лидеры Азат Сәлмәнов эшләгән Русия Фәннәр академиясенең Уфа тел һәм әдәбият институты җитәкчесе Фирдәвес Хисаметдинова белән сөйләшкән һәм Азат Сәлмәновны эштән алуны таләп иткәннәр.

Азат Сәлмәнов үз теләге белән вазыйфасыннан китәргә теләмәгән. Аңа хезмәт тәртипләрен бозган өчен дигән матдә буенча куылачагын искәрткәннәр. “Күк бүре”ләр Башкортстандагы конституция гаранты буларак, Мортаза Рәхимовтан әлеге вәзгыятьне чишүдә ярдәм сорый.
XS
SM
MD
LG