Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мирсәет Сөнгатуллин: Һәр яшь җырчы бишәр халык җыры башкарсын


Мирсәет Сөнгатуллин
Мирсәет Сөнгатуллин

Мирсәет Сөнгатуллин - классик җырчы. Ул татар халык җырларын башкаручы буларак танылды. Быел Мирсәет Сөнгатуллин 100 татар халык җырын туплаган аудиоҗыентык һәм халык җырларын популярлаштыру эшчәнлеге өчен Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде.

Римзил Вәли. Тукай бүләгенә чыгарган программаларның сиңа кайсы кадерле? Соңгы еллардагы төп эшләрең нинди?

Мирсәет Сөнгатуллин. Татар халык җырларыннан төзелгән mp3 форматында диск чыкты. Төп эшем шул. Анда йөз җыр кергән. Беренче тапкыр ул 2006 елда дөнья күргән иде, шуннан соң ул өченче тапкыр чыкты инде. Аның беренчесе чит илләргә китте: Америка, Төркия, Финляндия, Балтыйк буе илләре, гомумән, элекке СССР җирендә яшәүче милләттәшләргә таралды.

Икенче тапкыр чыкканда инде аны Татарстанда күп кенә район башлыклары сатып алып, мәктәпләргә, клубларга, китапханәләргә таратты. Шулай ук башка оешмалар, мәсәлән, “Татнефть”, авыл хуҗалыгы министрлыгы алып халыкка җиткерде. Шушы йөз җыр тупланган җыентык иң популяр диск булды.

Беренчедән, йөз җырны бергә туплап чыгарганнары юк иде, мин беренчеләрдән булдым. Соңгысы булмасын, миннән күреп башкалар да чыгарсын. Хәзер минем йөз җыр гына түгел, 150гә җитте инде. Ике йөзгә җиткерсәм, бик бәхетле булыр идем.
Римзил Вәли. Хәзер бит инде шоу-бизнеста эстрада җырлары күбрәк тарала, дип санала. Фольклор, халык җырларын барысы да тыңламый, янәсе. Төрле фикерләр бар. Бу турыда син нәрсә уйлыйсың? Поп-йолдызлар янында конкуренция сизеләме?

Мирсәет Сөнгатуллин. Эстрада җырчылары, поп-йолдызларның үз юлы, без инде олы яшьтәгеләр икенчерәк юнәлештә эшлибез. Олы яшьтәге җырчылар элек-электән сәхнәгә халык җырларын җырлап күтәрелә иде. Илһам абый, Рәшит абый, Әлфия апа, Зифа апалар сәхнәдә тальян, баянгамы, оркестргамы, курайгамы җырлап, барысы да башта халык җырларын башкаралар иде.

Һәм мин дә шул чорныкылар кебек халык җырларын җырлыйм. Алар минем күңелгә якын, мәхәббәт, туган ил, туган авыл турында булсынмы, сагынумы – барысы да ихлас күңелдән чыккан җырлар.

Римзил Вәли. Соңгы вакытта шушы халык җәүһәрләре булган җырларыбызга сорау, ихтыяҗ артамы, кимиме? Кызыксыну бик бетеп китмиме? Бу турыда борчыласызмы?

Мирсәет Сөнгатуллин. Бик борчылам. Чөнки хәзер эстрадага килүче поп-йолдызлар күбәеп китте. Яшь җырчыларга әйтәсе килгәнем шул: биш йөз кешенең һәркайсы бишәр генә халык җыры җырласа да, бик яхшы булыр иде, халык җырлары онытылмас иде.
XS
SM
MD
LG