Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле ел укытучысы билгеләнде


Ләйсән Насыйрова
Ләйсән Насыйрова

Башкортстанда Ел укытучысы бәйгесенә йомгак ясалды. Башкорт һәм урыс телләре буенча ел укытучысы бәйгесенең быел 20нче тапкыр узуы булса, татар теле һәм әдәбияты буенча бәйгенең өченчегә узуы. Быел бу исемгә Уфаның 65нче санлы татар гимназиясе укытучысы Ләйсән Насыйрова лаек булды.

Бу исемгә лаек булучыга “Башкортстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем дә бирелә. Татар теле һәм әдәбияты буенча мондый бәйгеләр үткәнче бу исемне алучылар юк дәрәҗәсендә иде. Әлеге чараның әһәмиятлеген искә алып, татар җәмәгатьчелеге оешмалары лидерлары укытучылар белән очрашу мәҗлесе уздырды.

Аны ачып, татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмил Бигнов укытучыларны узган бәйгедә катнашулары белән котлады, аларның һәрберсенә мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырды.

Артабан бәйге турында фикер алышулар башланды. Бәяләмә төркем әгъзасы, филология фәннәре докторы Әхәт Нигъмәтуллин сүзләренчә, чара оешкан төстә үткән. Укытучылар югары әзерлек күрсәткән. Узган елгы бәяләмә төркеме җитәкчесе, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасы доценты Рамил Миңнәхмәтов сүзләренчә, хәтта бу чарада җиңмәгән очракта да, бу тәҗрибә уртаклашуда зур эш булып тора. Чөнки атна буе болай аралашу мөмкинчелекләре беркайчан да булмый.

Сөйләшүдә җанисәп мәсьәләсе дә күтәрелде. Узган елгы татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы”, быелгы бәяләмә төркеме әгъзасы Әдибә Хаҗиева үзенең март аенда Казанда булуын, Миңтимер Шәймиев һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән очрашуын сөйләде.

Анда быел узачак халык санын алулар турында да сөйләшүләр булган. “Безнең — укытучыларның халык арасында абруе зур. Без җанисәптә татар халкының санын киметмәүгә юл кую өчен барлык көчебезне салырга тиешбез. Халык саны кимесә, безгә дә эш бетә”, диде ул.
XS
SM
MD
LG