Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа күгендә очышлар яңара, әмма билгесезлек кала


Европа күгенең кайбер өлешләрендә көл болыты куркынычы кимү белән очышлар акырынлап яңартыла башлады. Әмма Исландиядән Британиягә таба яңа көл болытлары килүе очышларның киләчәге турында билгесезлекне тагын да көчәйтә.

Кайбер һава ширкәтләре Исландиядәге янартауның көл болытлары сәбәпле берничә көн эшләмәгәннән соң Европаның төньягында очышларны яңартты.

Европаның очышлар контроле идарәсе бүген очышларның яртысы, ягъни 14 меңләбе рөхсәт ителер дип көтелә диде.

Парижның 2 төп һава аланы да очышларны акырынлап яңарта бара һәм көнлек халыкара очышларның дүрттән өче рөхсәт ителер дип көтелә.

Air France һава ширкәте Париждан еракара очышларның нормаль тәртипкә кайтачагын белдерде.

Германиянең Lufthansa һава ширкәте бүген 200-ләп очыш планлавын һәм очышларны акырынлап арттыра барыргы җыенуын белдерде.

Германия хөкүмәте очкычларның ныклап тикшереләчәген һәм көл болытларының очкыч моторларына тәэсире ни дәрәҗәдә булуы өйрәнеләчәген белдерде.

Европаның көньягындагы һәм көньяк-көнчыгышындагы һава аланнары нормаль тәртиптә эшли.

Европа берлегенең транспорт комиссионеры Сиим Каллас дүшәмбе көнне берлек илләренең транспорт министрлары белән видеокиңәшмәдә сишәмбедән вәзгыятьнең яхшыра баруын фаразлады.

"Иртәгә иртәннән башлап без очкычларның күбрәк оча башлавын күрергә тиеш. Һәм бу Европаның тоткарланып калган юлчылары өчен яхшы хәбәр, очышлар сәнәгате өчен дә, икътисадның бу кризистан зыян күргән башка тармаклары өчен дә яхшы хәбәр”, - диде Каллас.

Ул арада һава торышын күзәтүчеләр Исландиядән Британиягә таба яңа көл болытларының килүе турында кисәтә. Нәтиҗәдә British Airways барлык якынара очышларны туктатты. Лондонның халыкара һава аланнары һаман да ябык.

Исландия хакимиятләре биргән соңгы мәгълуматка караганда, янартау һавага ут чәчү урынына җир дәрәҗәсендәге лава чыгара башлаган. Нәтиҗәдә аның һаваны пычратуы тукталырга мөмкин.

ИАТА очышлар сәнәгате төркеме әйтүенчә, очышларны тыюдан һава ширкәтләренә көненә 250 миллион доллар зыян килә. ИАТА башлыгы Җованни Бисигнани Европа хөкүмәтләрен куркынычның ни дәрәҗәдә булуын тиешенчә бәяләми генә шундый зур һава киңлекләрендә очышларны тыюда гаепләде.

Дөньяның төрле һава аланнарында әле дә дистәләрчә мең кеше үз очышларының яңартылуын көтеп утыра.
XS
SM
MD
LG