Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефть акчаларын таптыру


Русия фиркаләренең Башкортстандагы төбәк бүлекләре һәм төрле иҗтимагый оешмалары ил президенты Д. Медведевка ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Хат авторлары Башкортстан президенты һәм аның улы Урал Рәхимовның гамәлләрен тикшерүне сорый.

Ачык хатны язучылар - республикадагы егерме тирәсе иҗтимагый оешмалар һәм фиркаләр вәкилләре. Алар Башкортстан нефть-ягулык тармагын сатудан кергән акчаның кемнәр кулына күчкәнлеген тикшерү кирәклеген әйтә.

Хат авторлары фикеренчә, Башкортстан ягулык энергетика тармагы ширкәтләрен 2002 елда “Рәхимовлар гаиләсе”, канунсыз рәвештә, үз файдасына күчергән. Ә узган елда шул ширкәтләрне алар Русиянең “Система” холдингына саткан. Ләкин әле булса шул сатудан кергән акчаларның кайда икәнлеге мәгълүм түгел, дип әйтелә бу хатта.

“Башкортстан ягулык-энергетика тармагына соңгы елларда чынында президентның улы Урал Рәхимов хуҗа булды, - дип әйтелә бу мөрәҗәгатьтә. - Шул чакта ук илдә иң бай кешеләрнең берсе булган Урал Рәхимов нефть тармагын Мәскәүгә саткач, тагын да ныграк баеды һәм илдән чыгып китеп, хәзерге көндә чит илдә яши”.

Башкортстан ягулык тармагын сатуны хат авторлары “гасыр мутлыгы” булды дип атый һәм шуның өчен әлегәчә беркемнең дә җаваплылыкка тартылмавын әйтә.

“Рәхимовлар гаиләсе” кылган гамәлләр әле төрмәдә утыручы “ЮКОС” җитәкчесе М. Ходорковскийның гаепләреннән дә зуррак, - дип әйтелә Дмитрий Медведевка язылган хатта. – Ходорковский командасы 90нчы еллардагы кануннарның камил булмавыннан файдаланган булса, Рәхимовлар гаиләсе исә үз гамәлләрен хокукый мәйданда кануннар бозу аркасында кылды. Алар кануннарны санга сукмады һәм моңа калкан итеп “милли суверенлык кәртен” алды”.

Ил президентына юлланган хатта Башкортстан нефть ширкәтләренең ни рәвешле шәхси кулларга күчүе турында тәфсилләп языла.

“Башкортстан президенты даирәсе кылган кырын эшләр республика җәмәгатьчелеге арасында канәгатьсезлек тудыра бара һәм моның иртәме-соңмы аянычлы хәлләргә китерүе мөмкин. Хәтта халык Кыргызстандагы кебек күтәрелеп чыгарга мөмкин ”, дип ассызыклана бу хатта.

Төбәктә шундый киеренкелек тумасын өчен федераль үзәк тиз арада тиешле нәтиҗәләр ясарга тиеш. Шундый гозер белән мөрәҗәгать итә Башкортстан иҗтимагый оешмалары ил президенты Дмитрий Медведевка.

Башкортстан оппозициясе моңа кадәр дә шушы мәсьәләдә ил җитәкчелегенә дә, хокук оешмаларына да әллә күпме тапкырлар мөрәҗәгатьләр юллады. Мортаза Рәхимовның хакимияттән китүен таләп итеп бихисап урам җыеннары оештырылды.

Башкортстандагы танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин әйтүенчә, әле язылган ачык хат та игътибарсыз калдырылачак. Аның сүзләренчә, Мәскәү Кремленә җәмәгатьчелек фикере сукыр бер тиен дә тормый. Мортаза Рәхимовны үзенә күпме кирәк шулкадәр утыртачак Русия түрәләре, ди Ринат әфәнде.
XS
SM
MD
LG