Accessibility links

Кайнар хәбәр

2011 ел ТӨРКСОЙ илләрендә Тукай елы булачак


2011 ел төрки илләрнең мәдәни оешмасына кергән ТӨРКСОЙ дәүләтләрендә Габдулла Тукай елы итеп игълан ителәчәк, диде оешманың генераль секретаре Дүсән Касейнов.

Оешманың баш фатиры урнашкан Төркиядә зур мәдәни чаралар оештыру планлаштырыла. Әнкарада Татарстанның симфоник оркестры чыгышы көтелә. Татар опера һәм балет театры “Шагыйрь мәхәббәте” исемле опера күрсәтәчәк.

Оешмага кергән башка илләрдә дә Тукай тууының 125 еллыгына багышлап чаралар үтәчәк.

Оешмага 1993 елда Бакуда нигез салынган. Аңа Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Төркия, Татарстан, Башкортстан, Алтай, Тыва һәм Хакассия керә.

XS
SM
MD
LG