Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Русия балаларын АКШка асрамага җибәрү сөйләшүләре бара


Русия тышкы эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, бүген Мәскәүдә АКШ ватандашларының Русиядәге ятим балаларны асрамага алу тәртибе турында сөйләшүләр бара.

Балалар хокуклары вәкиле Павел Астахов, Мәскәү АКШ ягына үз шартларын тәкъдим итәчәк, диде. Килешүдә балаларны асрамага алу тәртибе һәм аларның ничек тәрбияләнүен күзәтү юллары каралган.

Мондый килешүне Мәскәү күптән түгел үги ананың 8 яшьлек Артем Савельевны АКШтан кире Русиягә кайтарып җибәрүеннән соң әзерләргә булды.

Соңгы 5 елда АКШ ватандашлары Русиядән 14 мең баланы асрамага алган.
XS
SM
MD
LG