Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сомалидә бер мәчеткә булган бомбалы һөҗүмдә 25 кеше үлде


Сомали башкаласы Могадишуда бүген бер мәчеткә каршы юнәлдерелгән һөҗүмдә кимендә 25 кеше үлде 100дән артык кеше яраланды.

Шәһәр базары тирәсендәге Габдалла Шидәя мәчетендә бер-берсе артлы 2 бомба шартлады. Һөҗүмнең кем тарафыннан башкарылуы турында белдерү булмады. Ләкин вакыйганы күргән кешеләр, һөҗүмнең хөкүмәткә каршы торган динче төркемнәр белән бәйләнеше була алачагын белдерә.

Шартлау булган мәчеттән ерак түгел башка бер мәчеттә сишәмбе көнне булган һөҗүмдә 1 кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG